Казанда РФ атказанган табибы, «Сосновый Бор» шифаханәсе җитәкчесе Гатин Фоат Фатыйх улы белән хушлаштылар
Фоат Фатыйх улы 1959 елның 12 июнендә Татарстан АССРның Чирмешән районы Яңа Кади авылында туа. 1982 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, ул гомерен медицинага багышлый, табиб-ординатордан алып Татарстанның зур медицина учреждениеләре җитәкчесенә кадәр юл үтә.
Фоат Фатыйх улы күп кенә дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булды, шул исәптән:
- РФ (2010) һәм ТР (2003)атказанган табибы,
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024),
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале(2005),
- «Сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен» мактау билгесе(2015) .
Гатин Фоат Фатыйх улы сәламәтлек саклауны талантлы оештыручы гына түгел, ә җиде медицина фәннәре кандидатын яклаган галим дә иде. Аның Татарстан психиатрия хезмәтен һәм шифаханә-курорт дәвалануын үстерүгә керткән өлеше хезмәттәшләре һәм пациентлар хәтерендә калачак.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, гүрләре нурлы, урыны оҗмахта булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев