Казанда МХОда яраланган хәрбине талаганнар
Яшәеш

Казанда МХОда яраланган хәрбине талаганнар

Казанда МХОда катнашучыны талап, яраланган өчен түләнгән 2 млн тирәсе акчасын урлыйлар.

Пушкин урамындагы төнге клубта ял иткәннән соң, хәрби хастаханәгә эләгә һәм ике телефоны, банк картасының юкка чыгуы ачыклана.

Полиция өч шикләнелүчене — 18 яшьлек Телман Манафлины, 19 яшьлек Нәүрүз Гулиевны һәм 22 яшьлек Никита Ивановны тоткарлый. Алар урланган телефон аша онлайн-банкка керү мөмкинлеге алып, 2 миллион сумга якын акча урлыйлар.

Бер төркем затлар тарафыннан зур күләмдә урлау турында җинаять эше кузгатыла.

Татар тудей


Нет комментариев