Казанда начар шартларда яшәгән кызга тап булганнар
Баланы табиблар тикшерә.
Казан прокуратурасында бик начар шартларда 6 яшьлек кыз яшәгән, дип хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында кызның белгечләр күзәтүендә торуын өстәделәр. Хәзерге вакытта баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Элегрәк телеграм-каналларда бала Казан шәһәренең Волков урамындагы фатирларның берсендә табылды, дип яздылар. Әлеге йортта яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, алар кызны беркайчан да күрмәгән, җәй көне дә алсу балаклава һәм балахоннар киеп йөргән сәер хатын-кызны гына күргәләгәннәр. Аны авыру әбисен кайгырта дип уйлаганнар, чөнки фатирдан һәрвакыт сасы сидек исе килгән.
Видео: Регион 116
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев