Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда кар чистарту өчен җир өсте пилотсыз очкычларына тест үткәрә башладылар

МХО зонасы өчен әзерләнә торган җир өсте пилотсыз очкычлар Казанда йорт яны территорияләрен җыештыру өчен җайлаштырылган. Идарәче компанияләр техниканы тикшерә башлады, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Фото: Татарстан-24

"Казанда йорт яны территорияләрен җыештыруга җир өсте пилотсыз очкычлары чыкты. Хәзер идарәче компанияләр ике дронны тестлаштыра - беренчесе карны җыя, ә икенчесе, артыннан хәрәкәт итеп, аны бер читкә ыргыта һәм юлны тигезли. 100*50 м размерындагы территорияне чистарту нибары 5 минут вакытны ала", - диелә хәбәрдә.

Пилотсыз очкычның автоном эш вакыты - 8 сәгатькә кадәр, авырлыгы - 500 кг тирәсе. Җир өсте дроннары минус 25 тән плюс 50 гә кадәр булган температурада эшли ала, 20 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә. Матбугат хезмәтендә җир өсте дроннарын республика предприятиеләренең берсендә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен әзерлиләр, дип аныкладылар.

"Кар җыю өчен дроннарны җайлау һәм куллану идеясе Казан мэры Илсур Метшинныкы. Ул предприятиенең үз теләге белән хәрби продукцияне гражданлык максатларына җайлаштырырга туры килгән", - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, беренчел исәпләүләр буенча, бер пар роботлар 20-30 дворник хезмәтен алыштыра ала. Казан мэриясе мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 900 дворник җитми.

ТАСС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев