Казанда ир-ат диверсия өчен 24 ел колониягә хөкем ителде
ТР Югары суды диверсия һәм дәүләт хыянәте өчен ир-атка хөкем карары чыгарды. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: редакция архивыннан
Суд ачыклаганча, татарстанлы 2023-2024 елларда Украинада урнашкан ике чит ил оешмасында уку үткән һәм аларга ярдәм күрсәткән. Ул шулай ук Казанның оборона-сәнәгать комплексы объектларының берсен яндыру өчен шартлаткыч матдә саклаган.
Ир-ат биш елны төрмәдә үткәрәчәк, ә калган җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев