Казанда җинаятьчеләрне һәм югалган кешеләрне эзләү өчен ясалма интеллект куллана башладылар
Ростех дәүләт корпорациясенең технологик партнеры булган NtechLab компаниясенең видеоаналитика системасын Казанда җинаятьчеләрне һәм югалган кешеләрне эзләү өчен куллана башладылар.
Фото: ясалма интеллект
Нейрочелтәр җир асты кичүләрендә һәм метро станцияләренә керү урыннарында урнаштырылган дистәләгән камерадан килгән видеотасманы анализлый. Система берничә секунд эчендә халык арасында эзләүдә булган затларны ачыкларга яки югалган кешеләрне табарга сәләтле. Шуның белән бергә тану төгәллеге 99,9 проценттан артып китә.
NtechLab генераль директоры Алексей Паламарчук билгеләп үткәнчә, нейрочелтәр җинаятьләрне тикшерүне тизләтергә һәм җинаятьчеләрнең яки хәбәрсез югалган кешеләрнең маршрутларын торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук системаның инде Россиянең 40 төбәгендә уңышлы эшләвен, һәм еш кына нейрочелтәрнең җинаятьне ачуга һәм гаеплеләрне тоткарлауга гына түгел, ә аны булдырмый калырга да ярдәм итүен өстәде.
Татарстанның цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев республика, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, илнең иң эре туристик үзәкләренең берсе буларак, халыкның һәм кунакларның иминлеге мәсьәләләрен өстенлекле юнәлеш итеп куюын ассызыклады.
Аның сүзләренчә, халык һәм туристлар өчен югары дәрәҗәдәге иминлек һәм уңайлыкны тәэмин итү максатыннан ясалма интеллект нигезендәге видеоаналитиканы куллануны киңәйтү планлаштырыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев