Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда ике яклы үпкә ялкынсынуыннан имам Солтан Кормаев вафат булды

Аңа 79 яшь иде.

Казанда Щербаковка бистәсенең Кыйбла мәчете имам-хатыйбы Солтан Кормаев вафат булды. Ул үзенең юбилеена кадәр өч атна яши алмады - 8 декабрьдә аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Билгеле булганча, имам 7 нче шәһәр хастаханәсенең "кызыл зонасына" госпитализацияләнгән. Солтан Кормаевка ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куела. Авыру коронавирус инфекциясе белән барлыкка килергә мөмкин дип фаразлана.

Солтан Кормаев 1940 елның 8 декабрендә ТАССРның Спас районы Янбахты авылында туган. Пенсиягә чыкканчы ул Казан компрессорлар заводының җәмәгать туклануы комбинаты башлыгы булган, «Казан» рестораны директоры булып эшләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев