Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Людмила Зильберканга 91 яшь тулды
Ул сәүдә техникумын тәмамлаган, пенсиягә чыкканчы ЦУМда эшләгән. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Людмила Ивановна 1935 елның 12 июлендә туган. Балачагында ул Латвиядә оккупацияләнгән территориядә яшәгән. Аларның гаиләсендә әниләре һәм дүрт бала исән калган, калганнары ачлыктан үлгән. Сугыштан соң Финляндия территориясендә, Приозерскида яшәгәннәр», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
1954 елда Людмила Ивановна кияүгә чыккан һәм ире белән Эстониягә күчеп киткән. 1970 елда сәүдә техникумын тәмамлаган. ЦУМда товар белгече булып эшләгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев