Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда яшәүче Мари Илендә велосипедта балаларга карата җенси көч кулланган

Мари Илендә суд 59 яшьлек Казанда яшәүченең балаларга карата җенси көч куллануда гаепле булуын раслаган.

Ир-атны биш елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр, алга таба иреген 1,5 елга чиклиләр, дип хәбәр итәләр Мари Эл тикшерү комитетында.

"Бу хөкем әлегә законлы көченә кермәгән", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Барысы да 2021 елның июлендә башлана. Волжск шәһәрендә урамда билгесез ир-ат велосипедта әле 12 яшьләре дә тулмаган дүрт кыз янына килә. Ул аларга карата җенси характердагы гамәлләр кыла. Шуннан соң җинаятьче качып китә.

Аны озак вакыт кем булуын ачыклый һәм таба алмыйлар. Ул 2023 елның язында гына кабат Волжскида пәйда була. Бу юлы ир-атның корбаны итеп 10 яшьлек кызны сайлый. Хәзер ул элеккеге кебек качып өлгерми. Җинаятьчене җирле полиция тоткарлый. Ул Казанда яшәүче булып чыга. Аңа карата шунда ук җинаять эше кузгатыла һәм кулга алына.

Чыганак:region116.dtp.official | Регион 116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев