Казанда гемодиализның заманча үзәге эшли башлады
Казанда Ломжинская урамында дәүләти-хосусый партнерлык кысаларында төзелгән заманча диализ үзәге эшли башлады.
Фото: Реальное время
- Үзәкне ачу хроник бөер җитешсезлеге булган кешеләргә ярдәм сыйфатын яхшыртачак, – дип билгеләп үттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Яңа үзәк бер сменага 15 урынга исәпләнгән, әмма кирәк булганда ике яки хәтта өч сменада эшли ала.
Ачылыш тантанасында Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина, Совет районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Маргарита Ляпахина, шулай ук "ФармГрупп" медицина компаниясе җитәкчеләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев