Казанда этләр талап үтергән Жанна Хөсәеновага һөҗүм мизгеле видеога эләккән
Казанның Самосырово бистәсендә Жанна Хөсәеновага этләр өере ташланган мизгел йортларның берсендәге видеокүзәтү камерасына эләккән.
Кадрларда күренгәнчә, Жанна ашыкмыйча гына Мир урамындагы 130нче йорт яныннан бара. База (хуҗасы – Иосиф Лившиц) янында бер эт Жаннага ырлый башлый. Берничә секунд узуга, кадрда этләр өере барлыкка килә. Уннан артык эт Жаннага ташлана, ул, этләрдән качарга теләп, оешма янындагы басуга чаба. Соңрак Жаннаның мәетен юлдан 100 метр читтә табалар.
«KazanFirst» телеграм-каналы язуынча, кадрларда эт көтүенең нәкъ менә Лившиц оешмасы территориясеннән чыкканы ачык күренә. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, әлеге видео чыннан да тикшерү карамагында бар, тик видеода нәрсә төшерелгәнен аңлатудан баш тартканнар.
Жанна Хөсәнованың үлеме буенча шау-шулы җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Төп шикләнелүче – Иосиф Лифшиц, аны 2 айга өй арестына җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев