Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда чүп яндыручы ТЭСны төзү 2029 елга күчерелде

Казанда чүп яндыручы ТЭС 2026 елда төзелеп бетмиячәк, объект фактик рәвештә консервация хәлендә тора.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан РДУсы директоры Андрей Большаков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, елга 550 мең тонна калдык эшкәртү куәтенә ия булган, Казан янында төзелә торган калдыкларны энергиягә әйләндерү заводы (Татарстанда проектны «АГК-2» ҖЧҖ гамәлгә ашыра, ул «Ростех» корпорациясе бүлекчәсе булган «РТ-Инвест» компаниясенә керә) Россия Федерациясенең 2026–2031 елларга электр энергиясе системаларын үстерү схемасына һәм программасына кертелгән. Моңа кадәр, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, куәте 55 МВт булган чүп яндыручы ТЭСны эшләтеп җибәрү 2026 елның 31 декабренә кадәр планлаштырылган иде.

«Бүгенге көндә проектны гамәлгә ашыруны туктату турында бернинди карар да кабул ителмәде, шуңа күрә без аның тирәсендәге вәзгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Әмма 2026 елда проектның гамәлгә ашырылмаячагы төгәл, чөнки ул фактик рәвештә консервациядә тора», – дип билгеләп үтте Татарстан РДУсы башлыгы.

«Интерфакс» агентлыгының 2025 елның 30 декабрендәге мәгълүматларына караганда, РФ Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, Казан янындагы чүп яндыручы ТЭСны файдалануга тапшыру вакыты 2029 елның 31 декабренә күчерелгән.

Искәртеп узабыз: калдыкларны энергиягә әйләндерү буенча биш заводны (дүртесе – Мәскәү өлкәсе территориясендә, берсе – Татарстанда) гомуми куәте 355 МВт итеп, куәт бирү турында килешүләр (ДПМ ТКО, алар инвестицияләрне 15 ел дәвамында электр энергиясе һәм куәтнең опт базары кулланучылары түләүләре хисабына кайтаруны күздә тота) нигезендә эшләтеп җибәрү башта 2022 елның декабренә планлаштырылган иде. Әмма проектларны гамәлгә ашыру сроклары даими рәвештә күчерелеп килде. 2024 елның декабреннән Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә бары тик бер генә ТЭС эшли башлады. Подмосковьедәге тагын өч электростанцияне файдалануга тапшыру вакыты хәзер 2027 ел ахырына күчерелде.

Александр Попов, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев