Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Диана, Асель, Әмир, Кәрим, Самирә һәм Виктория исемнәре кушкан. Иң сирәк исемнәр - Марта, Рагнар, Алана, Тиана, Надир һәм Яромир.
Бу көннәрдә Казанда 176 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 17 һәм 18, иң олыларына - 63 һәм 58 яшь.
Казанда 363 бала туган
28 майдан алып 3 июньгә кадәр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 363 сабый (171 малай һәм 192 кыз) тууы теркәлгән. Иң яшь әнигә - 18, иң өлкәненә - 41 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев