Казанда 2-сумлык тәңкәне 15 млн. сумга саталар
Казан кешесе 2003 елгы 2 сумлык тәңкәне 15 млн сумга сата.
Фото: Татар-информ
Сайтларның берсендә урнаштырылган игъланга караганда, бу тәңкә сирәк очрый торган санала, аның тиражы 15 мең данә булган.
«Базар бәясе 30-40 мең сум икәнен беләм. Бу бәягә сатканчы, яхшырак ятсын. Сатып алучыны көтәм», – диелә игъланда.
Сатучы тәңкәнең чын икәнлеген белдерә һәм, кирәк булса, тиешле тикшерү уздырырга риза икәнен билгеләп үтә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев