Казанда зур бөкеләр хасил булды
Казанда хәрәкәтне зур күләмдә чикләү сәбәпле, бөкеләр тугыз баллга җиткән.
Бу хакта «Яндекс Карталар» хәбәр итә. Машина йөртүчеләр Казан циркы янында, Мәскәү урамында, Г. Камал, М.Худяков, Островский урамнарында һ.б. урыннарда бөкедә торалар. Күбесенчә машиналар шәһәр үзәгендә тупланган.
Искәртеп узабыз, Россия – АСЕАН саммиты сәбәпле шәһәрдә берничә урам буйлап хәрәкәт чикләүләре кертелгән. Шул исәптән машина туктату һәм СИМда йөрү дә тыелган.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев