Казан – Яшел Үзән юлында хәрәкәт туктатылды
Трассада берьюлы берничә авария булган. Юлда бозлавык булу сәбәпле Казан - Яшел Үзән юлындагы хәрәкәт туктатылган.
Яндекс-бөкеләр сервисыннан күренгәнчә Дубровкадан Казанга кергәнче М7 чишелешенә кадәр хәрәкәт тукталган халәттә тора.
Трассаның берничә участогында аварияләр булган. Юлларда игътибарлырак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев