Казан үзәгендә кар күп булу сәбәпле, Яңа ел аркасы ишелгән
Зыян күргән конструкцияне сүтеп алганнар, калган аркаларны да якын көннәрдә сүтәчәкләр.
Фото: Казанның тышкы төзекләндерү комитеты
Казанның Кремль урамында бина түбәсеннән кар төшү сәбәпле, Яңа ел аркасы ишелгән. Ул Кремль каршында урнаштырылган иде. Конструкцияне инде сүтеп алганнар. Калган аркаларны да якын көннәрдә алып китәчәкләр, алар зыян күрмәгән.
Әлеге аркаларны Яңа елга кадәр үк, декабрь башында урнаштыра башлаганнар иде. Алар һәм аларның иллюминациясе берничә ел элек сатып алынган. Шәһәр хакимияте аларны алыштырмаячакларын, бары тик төзәтү һәм вакыты узган яктырту элементларын гына алыштыруларын белдерде.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев