Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан урамнарын, Җиңү парады аркасында, авто һәм җәяүлеләр өчен ябалар

Юлларны ябу, шул исәптән, аларның дезинфекциясе белән бәйле булачак.

Җиңү парады барган көннәрдә Казан урамнарының бер өлеше автомобильләр һәм җәяүлеләр өчен ябыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Җиңү парады репетициясе 20 июньдә, ә тантаналы чара - 24 июньдә узачак. Дезинфекция, репетиция һәм парадның үзе белән бәйле эшләр үткәрү, һичшиксез, машина юлларын ябуны таләп итәчәк, - дип билгеләде спикер.

Юлларны бүген үк, 18 июньдә яба башлаячаклар, чөнки Ирек мәйданында Ленин һәйкәле янында эшчеләр сәхнә һәм декорация урнаштырачак. «Шулай ук, 20 июньдә Ирек мәйданында 12 дән 20 сәгатькә кадәр, Карл Маркс урамы буйлап һәм Толстойдан Батуринга кадәр барлык якын урамнарда юл ябылачак», - дип ачыклык кертте Фазлыева.

Ул шул ук көнне Ирек мәйданында парадның репетициясе аркасында, 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр җәяүлеләр хәрәкәтен чикләячәкләрен өстәде. Моннан тыш, 23 июньдә сигез сәгатьтән башлап Ирек мәйданы һәм Пушкин урамы, Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр ябылачак, ә Карл Маркс урамы - Лобачевский урамыннан алып Театрга кадәр.

"24 июньдә иртәнге сәгать биштән Ирек мәйданы, Карл Маркс урамы һәм аның тирәсендәге урамнар ябылачак, ә җәяүлеләр хәрәкәте парад вакытында чикләнәчәк. Вакытлы чикләүләр тантаналы үтү һәм сәхнә һәм декорацияләр демонтажы тәмамлангач ук бетереләчәк", - дип йомгаклады Ләйлә Фазлыева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев