Казан – Ульяновск һәм Казан-Борындык шәһәр яны поездлары расписаниесе 1 октябрьдән үзгәрәчәк
6751/6753 номерлы Казан-Ульяновск поезды Казан станциясеннән 14:19 сәгатьтә (16 минут соңрак) китәчәк. Ульяновск станциясенә җирле вакыт буенча 20:04 сәгатьтә (6 минут алданрак) килә.
6752/6754 номерлы Ульяновск-Казан поезды Ульяновск станциясеннән җирле вакыт буенча 07:39 сәгатьтә (9 минутка соңрак) китәчәк. Казан станциясенә 11:12 сәгатьтә (33 минут алданрак) килеп җитәчәк.
6749нчы Казан-Борындык поезды Казан станциясеннән 14:19 сәгатьтә (16 минутка соңрак) китәчәк. Борындык станциясенә 17:32 сәгатьтә (3 минут алданрак) килә. 6750нче Борындык-Казан поезды 07:56 сәгатьтә (1 минутка соңрак) китәчәк. Казанга 11:12 сәгатьтә (33 минут алданрак) килеп җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев