Казан телеманарасы РТРСның 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм яктырткычын кабызачак
Казан телеманарасы Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРС) 25 еллык юбилее хөрмәтенә архитектура-сәнгать яктырту парадына кушылачак.
Юбилей киләсе атнада, 13 августта билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан радиотелевидение тапшыру үзәге – РТРС филиалы хәбәр итә.
Парад РТРС челтәре буенча «13 августка кадәр» узачак. Телеманараның медиафасадында сәгать 20:00 дән 23:00 гә кадәр яктылык динамик шоу һәм «РТРС туган көне белән», «25 ел РТРС – юбилей белән» дигән йөгереш юл күрсәтеләчәк.
2024 елда телеманара медиафасадлы яңа архитектура-сәнгать яктыртуы белән җиһазландырылды, бу аның Татарстан башкаласының визит карточкасы булырга, шулай ук шәһәрнең эстетик йөзен яхшыртырга мөмкинлек бирде.
РТРС – төбәк тапшыручылары өчен элемтә хезмәтләренең төп операторы, аның эшчәнлеге дәүләтнең оборона сәләте, куркынычсызлыгы һәм технологик суверенитетын тәэмин итү өчен стратегик әһәмияткә ия, гражданнарның мәгълүмат алуга конституция хокукын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
РФ Президенты Владимир Путинның 2001 елдагы указы белән булдырылган системалы предприятие 79 радиотелеүзәкне бердәм җитештерү-технологик комплекс итеп берләштерде һәм элемтә өлкәсендә табигый монополиягә әверелде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев