Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казан табиблары бавырында зур шеш булган кызны коткарган

Яшь кыз эче каты авыртуга түзә алмый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Табиблар аның бавырында эхинококк тасма кортлары тапкан. Паразитлар 20х15 сантиметрлы зур кистага әверелгән.

Табиблар паразитларны үтерү өчен химиотерапия үткәргән, әмма алар сәламәт бавыр тукымаларына зыян китерергә өлгермәгән. Хирургларга органның өчтән бер өлешен алырга туры килгән.

Хәзер кызның хәле күпкә яхшырак, ул терелә һәм өенә кайтырга әзерләнә.

Чыганак-фото: Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев