Казан Сабан туенда Яшел Үзән районы ишегалдында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кунак булды
Яшәеш

Казан Сабан туенда Яшел Үзән районы ишегалдында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кунак булды

Мөхтәрәм кунакларга Васильево икмәк заводы осталары әзерләгән 150 килограммлы кулдан ясалган чәк-чәк, данлыклы Шырдан катыгы, «Заман» нәшрияты китаплары, «Якты күл» гаилә агрофермасы продукциясе, Каюм Насыйри йорт-музее һәм районыбызның бай мәдәни мирасы белән таныштырдылар.

Яшел Үзән ишегалды Сабан туеның милли рухын, кунакчыллыгын һәм хезмәт сөючән халкыбызның күркәм традицияләрен чагылдырды.

Барыгызны да милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт һәм күтәренке кәеф телибез!

Фото/Видео: Илсөя Садыйкова


Нет комментариев