Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан - Паратск һәм Паратск - Бирюле шәһәр яны поездлары расписаниесе 8 июльдән үзгәрәчәк

8 июльдән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Казан - Паратск 6323нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.

Казан станциясеннән поезд 15.56 сәгатьтә (45 минутка соңрак) кузгала. Паратск станциясенә 17.00 сәгатьтә (37 минутка соңрак) киләчәк.

Шулай ук 8 июльдән 6480нче шәһәр яны поезды Паратск - Бирюле Паратск станциясеннән 17.16 сәгатьтә (21 минут соңрак) китә һәм Бирюле станциясенә 19.06 сәгатьтә (21 минут соңрак) киләчәк.

Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны:
✔ 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
✔ «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында;
✔ шәһәр яны компаниясе ППК «Содружество» сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев