Казан олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Россиядә икенче урынны яулады
Казан мәктәп укучылары 2025 елда Бөтенроссия олимпиадаларында 162 призлы урын яулаган – бу Татарстанның барлык медальләренең 61 процентын тәшкил итә.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Бердәм дәүләт имтиханнарында 160 укучы фәннәр буенча 100 балл алган, ә җиdeсе ике фәннән 200 балл җыйган. Шәһәрнең һәр бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлаган. Бу хакта Казан шәһәр Думасының отчет сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Без горурлык белән әйтәбез: бездә медальләр көчле фәнни мәктәбе булган Новосибирск өлкәсенә караганда өч тапкырга күбрәк, күрше Башкортстандагыга караганда да өч тапкырга күбрәк, ә Идел буе федераль округы башкаласы – Түбән Новгородтагыга караганда 11 тапкырга күбрәк», – диде шәһәр башлыгы.
Шәһәрнең белем бирү системасы актив яңартыла: 2025 елда мәктәпләргә 460 яшь укытучы килгән, соңгы биш елда – 1860. 35 яшькә кадәрге укытучылар өлеше өчтән берне тәшкил итә, бу гомумроссия күрсәткеченнән югарырак.
«Безнең өчен бу принципиаль мөһим: мәктәпләргә безнең кыйммәтләребезне уртаклашкан һәм шәһәрнең белем бирү системасы үсешенә тон бирә торган укытучыларның яңа буыны килә», – дип билгеләде мэр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев