Казан мәктәпләре микоплазма пневмониясе аркасында дистанцион укуга күчә?
***
Татарстанлылар еш кына микоплазма аркасында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авырый, әмма күп санда авырып киткән балалар аркасында мәктәпләрне дистанцион укытуга җибәрүләре турында мәгълүмат юк. Бу хакта “Татар-информ”га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Элегрәк телеграм-каналларда Казан мәктәпләрендәге укучылар микоплазма үпкә ялкынсынуы белән авырыйлар дигән мәгълүмат барлыкка килде.
"Уку процессын дистант формага күчерү турындагы карар белем бирү учреждениесе директоры тарафыннан мәктәптә (сыйныфта) 20% һәм аннан да күбрәк булган авырулар аркасында хәл ителә. Мәктәпләрне дистантка күчерү турында мәгълүмат юк ", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев