«Казан-Яшел Үзән» маршруты автобусында башка сыймас хәл
Наркоконтроль хезмәткәрләре наркокурьерны «Казан-Яшел Үзән» маршруты автобусында тоткарлый
Алар элек хөкем ителгән 43 яшьлек Менделеевск кешесеннән наркотиклар булуы турында мәгълүмат ала. ЮХИДИ полиция белән берлектә Казаннан Яшел Үзәнгә кайтучы "Ильинка" тукталышында автобусны туктаталар. Шәхси тикшерү барышында пассажирда изолентага төрелгән ике төргәк 77 грамм метадон табып алалар.
Тоткарланган кешенең айфонын тентү вакытында полиция хезмәткәрләре Казанның Девятаев урамындагы алты яшерен урынның адресларын таба. Аннары хокук сакчылары Нариманов урамындагы хостелның арендага алынган бүлмәсендә өстәмә тентү үткәрә. Нәтиҗәдә, яшерен урыннарда һәм хостелда сату өчен билгеләнгән 214 грамм метадон тартып алалар.
Беркайда да эшләмәгән наркокурьер сүзләренчә, наркотик партияләрен ул таныш булмаган кешедән контактсыз ысул белән алудан акча эшли, аннары аларны төреп, яшерен урыннар җиһазландыра, аларның кайда булуы турында интернет кушымта ярдәмендә «заказчыга» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев