Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан янында чүп яндыру заводы төзелешен яңарттылар

Элегрәк төзелешне җиһазлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар аркасында туктатканнар, дип яза Татарстан РБК.

Исегезгә төшерәбез, май аенда чүп яндыру объектын төзүче «РТ-Инвест» компаниясе Кытайдан термик эшкәртү өчен җиһазлар җитештерүче - Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry белән килешү төзеде. Кытай җиһазларын Казан предприятиесендә элек булган Швейцария һәм Япония куәтләре урынына җиткерү планлаштырыла. Әйтергә кирәк, бу илләр безгә җибәрүдән баш тартты.

Шул ук вакытта, «РТ-Инвест» матбугат хезмәтендә ышандырганча, кытайлардан килгән җиһазлар Россия һәм халыкара экологик нормалар таләпләренә тулысынча туры килә. Беренче партияне бер ел эчендә тапшырачаклар.

Шулай ук матбугат хезмәтендә заводның җитештерү куәте ел саен 550 мең тонна калдык сакланачагын билгеләп үтте.

Өстәвенә, Казан чүп яндыру заводы буенча проект документларына экспертизаларның барлык төрләре дә кабат үткәреләчәк. Тулаем Казан чүп яндыру заводы төзелешен 2025 елда тәмамларга телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев