Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан гимназиясендә укытучы үләр алдыннан балалар белән саубуллаша

Эльвира Игнатьева бер укучыны каплап, гомерен саклап кала.

12 майда Казан гимназиядә атканда һәлак булучыларны соңгы юлга озаттылар. Алар арасында 26 яшьлек укытучы Эльвира Игнатьева да бар, ул үлер алдыннан бер укучыны саклап һәм балалар белән саубуллашырга өлгергән.

«Ул безгә “Хушыгыз, балалар”, - диде. Беренче пуля аның башына ук эләгә. Аннары коралланган егет калган балаларны атып үтерә», — дип сөйләде Life басмасының әңгәмәдәше.

Мәрхүмнең абыйсы Андрей Игнатьев кызның үлем алдыннан соңгы көннәрне ничек уздыруы турында сөйли. Аның сүзләренә караганда, кыз ни дә булса сизгән кебек: һәлакәткә бер көн кала барлык туганнарына, балаларга бүләкләр сатып ала.

Эльвира Игнатьеваны соңгы юлга озатырга бик күп кешеләр килде. Аның якыннары сүзләренә караганда, Эльвира һәрвакыт мәктәптә эшләргә хыялланган. Педучилищены тәмамлаганнан соң филология университетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Педагог «Безнең яңа укытучы» бәйгесендә җиңү яулаган өчен грант ала һәм конкурсның бөтенроссия этабына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев