Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казан Герое Яшел Үзәннеке икән

Танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Советлар Союзы Герое Алексей Панфилов 1899 елда Яшел Үзән районының Карамалы Тау авылында туган.

Бу хакта метрик китаптагы өземтәдә искә төшерелә. Анда Алексей Панфилов 18 майда туган, ә 21 майда Югары Троицкий чиркәвендә чукындырылган, диелгән. Әмма бүгенге көндә күп кенә чыганакларда Алексей Панфиловның туган җире булып Казан шәһәре күрсәтелгән. Бу фактны Яшел Үзән краен өйрәнүче Владимир Петрович Копнин белеп алган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Яшел Үзән геройлары турында документаль фильм төшерүдә катнаша. Фильмны төшерү Президентның мәдәни инициативалар фондына ярдәм алган «Паратск» студиясенең «Потомки – Героям» проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

«Паратск» студиясенең иҗат төркеме тарихи гаделлекне торгызу һәм документаль чыганакларда Советлар Союзы Герое Алексей Панфиловның туган урынын төгәлләштерү инициативасы белән ЗМР Иҗтимагый Советына мөрәҗәгать итте.

ЗМР Иҗтимагый Советы әлеге инициативаны хуплады һәм бу мәсьәлә буенча эшкә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев