Казан администрациясенә су басу турында 75 мөрәҗәгать килгән
Татарстан башкаласында бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте Нокса һәм Киндерле елгалары халәтен даими күзәтә, шулай ук су басулар турында мәгълүмат җыя һәм проблеманы оператив хәл итү өчен аны шәһәр районнары администрацияләренә тапшыра.
Фото: © Максим Герасимов, photo.pravda-nn.ru
Бу хакта мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе»дә Казан башкарма комитетының Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин белдерде.
«Бүгенге көнгә 75 хәбәр килде: 72се эшкәртелде, өчесе эшләнү барышында. Кичә генә 15 хәбәр килде», – дип белдерде Чанкин.
Докладчы гидрологик постлар Нокса һәм Киндерле елгаларында су дәрәҗәсен күзәтеп торуын өстәде. Мәгълүматлар БДДХга тәүлегенә ике тапкыр килеп тора. Гидрометеорологик хәл уңайсыз булган очракта, мәгълүмат тапшыру ешлыгы арта – мәгълүмат дүрт сәгать саен килә башлый.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев