Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге тәмамланды

Каюм бабай рухы яши бүген дә.

Караңгы төн - ничек юл табарга,
Кемнәр килеп ярдәм итәрләр.
Алга барыйм дисәң - юллар ябык,
Үтеп чыгып булмас киртәләр.
Шул вакытта күктән хәбәр булып,
Насыйрилар Җирдә туганнар.
Гыйлем нурын якты йолдыз итеп,
Маяк итеп алга куйганнар.
Һәм халыкны алга әйдәгәннәр,
Әдәп, әһлак булсын юлбашы.
Мәчет салган туган авылына,
Изге эшләр - иман юлдашы.
«Без - татарлар! Телебез - татар теле» -
Каюм бабабызның васыяте!
«Хавасе-нәбатате» ачып бирә,
Һәр үләннең үзлек хасиятен.
«Китаб-әт тәрбияне» уку кирәк,
Иман юлыннан әгәр барыйм дисәң.
Каюм баба үзе казып киткән,
Гасырларны кичкән кое исән...
Кабер ташларында үткән тарих,
Хакыйкатьнең чынын белгән ул.
Тырышып тапкан энҗе бөртекләрен
Буыннарга җыеп биргән ул.
Шырдан, Шырдан - авыл бетте дисәм,
Айлы манара балкый күгеңдә.
Юкка чыкмас изге уй-фикерләр,
Каюм бабай рухы яши бүген дә!
Яшә, Шырдан!
Юлдаш бабаларның туган ягы -
Тау ягының гүзәл Шырданы.
Изге туфраклы булгангамы,
Еракларга таралган даны.
Күчеп киткән моннан Юлдаш кавеме,
Күз күрмәгән ерак якларга.
Йөрәгендә яшереп чын иманын,
Үз иреген, динен сакларга.
Чит-ят туфракта да югалмаган,
Киселсә дә туган туфрагыннан.
Риза Фәхретдиннәр үсеп чыккан
Юлдаш бабай нәсел тамырыннан.
Туфрагына тәүге тәпи басып,
Насыйрилар синдә көч алганнар.
Адашмаска туры юл күрсәтеп,
Халыкларны әйдәп барганнар.
Тарих сәхнәсендә үз урыны,
Яши бүген - югалмады халкым.
Гыйлем нуры, иман нуры биргән
Насыйрилар мең кат булган хаклы.
Яшәештә иң төп корал булган
Акыл көче, гыйлем, аң-белем.
Фидакарьләр туа Җиргә бары
Азат булсын диеп халкым һәм илем.
Каюм, Юлдашларның варислары
Шырдан диеп бүген җан ата.
Азан тавышы ишетелә манарадан,
Балалары кабат илгә кайта.
Сабантуйлар уза аланнарда,
Челтерәп аккан сулары да тәмле.
Тарихларда үз урынын табып,
Шырданым да яшәр әле мәңге!
Зөлфирә Касыймова,
Олы Ачасыр китапханәчесе
Каюм Насыйри
Туган як табигатен ямьләп,
Шаулый төз, зифа каеннар.
Гүя алар тел сагында
Җан аткан Риза*, Каюмнар.
«Без - татар, телебез камил», - дип
Аң-белемгә өнди барысын.
Шәрыктан Гаребкә эз салган
Зур галим Каюм Насыйри.
Фидакарь гомер юлында ул
Дауламый байлык, дан-шөһрәт.
Мең авырлыкка каршы тора
Милләткә кылган хезмәте.
Туры сүз өчен аз «кыйналмый»,
Гәрчә үз халкы баласы.
Милли үзаң өчен эш, көрәш -
Бу аның яшәү кыйбласы.
Олы мирас эзсез югалмас...
Тарих өчен ел ни, гасыр ни.
Күңелләрдә мәңге сакланыр
Бөек шәхес - Каюм Насыйри.
Гөлия Сәлахова,
5нче гимназия укучысы
Туган авылым
Сагыныплар кайттым әле менә
Синең янга, Кече Шырданым.
Таныш миңа монда һәрбер йортың,
Һәрбер сукмак, һәрбер урамың.
Болыныңда хуш исле чәчәк,
Тәмлеләрдән-тәмле җиләге.
Чишмә буена төшсәң су алырга,
Шәһәр суының юктыр кирәге.
Зур шәхесләр туган авылымда,
Каюм Насыйрины белә һәр кеше.
Искә алабыз аны һәр ел саен,
Чөнки халык белә аның һәр эшен.
Шатланам мин күреп авылымның
Елдан-ел матурланганын.
Төзелеп килә яңа мәчетебез -
Каюм бабабызның дәвамы.
Каюм Насыйри исемен йөрткән,
Кече Шырданым, син,
Якыннардан-якын җиркәем.
Сагыныплар кайтам әле сиңа,
Газизләрдән-газиз илкәем.
Азалия Шәрипова,
5 нче гимназия укучысы
Бер фикер
Иле барның теле бар.
Татар халык мәкале
I .
Сәке өстендә утыра сабый,
Китаплары аның бер букча,
Укый үзе, кара, армый-талмый,
Булдыра ул ничек, татарча.
Ярлы булса да бу татар,
Теләге зур укуга.
Сабак өйрәнергә аңа,
Биргән икән Каюм ага.
II .
Сулар акты, еллар үтте,
Берәү бит миннән сорый:
«Ә кем була, әйтегезче,
Сездә Каюм Насыйри?»
Өзлексез кызыксынганга,
Җавабым иде болай:
«Педагог һәм мәгърифәтче
Булган ул Каюм бабай».
Укыса, язса ул сүзен
Гарәп, фарсы һәм дә русча,
Тырышкан күпләрне үзе
Укытырга татарча.
«Телебез - татар теле», - дип,
Язган ул күп хезмәтләр.
Күрсәтеп башка милләткә
Күркәм гореф-гадәтләр.
Тормышыбызны һәрьяклап,
Өйрәнде бит ул Каюм,
Искиткеч акыллы итеп,
Күрсәтте безне галим.
Ул әйткәнчә, без - татарлар,
Җаныбызда күпме моң!
Җыелышсак, бер Ватанга,
Без бит алты миллион!
Ул калдырган мирас белән
Фән бит инде телебез!
Шушы телдә сөйли-сөйли,
Үтә бүген көнебез.
Гәүдәгә төз, караш - мөлаем,
Менә шушы рәсемдә.
Һәм ул үзе үскән бит, дускай,
Укымышлы нәселдә.
Казан - Шырдан аралыгын
Ничә тапкыр таптаган?
Укыткан шәкертләренә,
Зур өметләр баглаган.
Әйтерсең аның сукмактан,
Бары алга атлады.
Гомәр, Фаил, Юнысы да,
Шакирҗан һәм Афзалы!
Билгеле бит фән илендә
Гаярь эшләр бизи лә.
Доктор һәм профессор булды
Шырдан кызы Резеда!
Туган ягым - Яшел Үзән,
Яшел бишегем минем!
Яшә мәңге булып гүзәл,
И Насыйрилы җирем!
Җәен-кышын көтеп тора,
Каюм ага коесы.
Сиңа да шулай шифамы
Үз ягыңның оясы?
Күзебезне ачкан өчен,
Үтәп бурычыбызны,
Һәрдаим искә алабыз,
Әдип-якташыбызны.
И гали ул, и даһи ул,
Ул халкымның асылы,
Леонардо да Винчие
Безнең Каюм Насыйри!
III .
Каюм ага, Каюм ага,
Каюм ага ни дигән?
Татар теленә хезмәткә
35 елы киткән.
Никадәр тырышкан булса,
Шулкадәр җәфа чиккән.
«Ломовойлар теле», - диеп,
Әйтелгәнчә үзенә,
Мәктәпләрдәге мәгариф,
Булса гарәп телендә,
Ничек булыр иде бүген,
Татар, әйт үз телеңдә?
Тукта да син, тын ал һәм уйга кал:
Бармы моңа тагы бер мисал?
Җырыңдагы бөдрә талың кебек,
Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал.
Телебез - тиңсез хәзинә
Беркайчан югалмасын!
Каюм ага тырышлыгын,
Татар халкы, сакла Син!
Рәйсә Гобәйдуллина.
Олы Ачасыр мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев