Авыл халкы калдыкларны бер урынга җыеп барырга һәм махсус контейнерларга ташларга бурычлы. Әгәр дә торак пунктта андый савыт юк икән, салага махсус машина беркетелә. Ул билгеле бер вакытта, авылга килеп, халыктан барлык чүп-чарны җыеп китә. Бу безнең районда да шулаймы? Авыл җирлегендә эшләүчеләрнең үзләре белән сөйләшик әле.
Дамира Сәйфетдинова, Олы Яке:
- Безнең авыл җирлегендә 2013 елдан башлап чүп контейнерлары куела башлады. Һәм файдасы да күзгә күренә. Чөнки без элек өмә ясап гел авыл тирәсен, урман буйларын җыештыра идек. Машина белән төяп китереп аткан көнкүреш калдыкларын күп җыярга туры килде. Хәзер тирә-юнь чистарды. Атнасына ике тапкыр шәһәрдән «Мега-плюс» оешмасыннан кайтып, чүпне алып китәләр. Биржада исәптә торучы бер кешебез һәр авылдагы контейнер мәйданчыгын тәртиптә тота.
Наил Гатауллин, Урысбага:
- Яшермим, элек чүп мәсьәләсе белән бик нык интектек. Төрле органнардан еш кына кисәтәләр иде, штраф салулар да булмады түгел, булды. Ни өчен дигәндә, халык хуҗалыктан чыккан калдыкларны кая куйсын? Хәзер исә хәл уңай якка чишелде. Халык контейнерлардан файдаланып, рәхәтләнә генә, Норлат ТКХсыннан килеп, атнасына бер тапкыр алып китәләр.
Марат Шакиров, Карагуҗа:
- 2013 елда «Мега-плюс» оешмасы белән килешү төзеп, Карагуҗага контейнерлар куелгач, авыл чын мәгънәсендә чистарды. Бу хезмәт өчен аена, кеше башына 49 сум түлибез. Чүрчиле белән Күлбашта, юл булмау сәбәпле, контейнерлар юк иде, киләсе елга урнаштырачакбыз. Күпчелек чүп савытларының кирәклеген аңлый. Карагуҗада әлеге савытларны, калдыклар җил белән аунап ятмасын дип, авыл башында 4 урынга куйдык.
Әйе, хәзер авыл халкы да шәһәрнекеннән ким яшәми. Чүпне кая түгик икән дип аптырыйсы юк, контейнерлар һәр урамда бар. Аннан яз-көз бердәмлек күрсәтеп өмәләр уздыру да кешене чисталыкка, пөхтәлеккә өнди, уңай якка тәрбияли дип уйлыйм. Шулай да кеше хезмәтенә төкереп, җыештырасы урынга, бар әшәкелеген теләсә кая түгүчеләр, ни кызганыч, бар. Андыйлар тирә-юнебезне, табигатебез гүзәллеген саклау кебек төшенчәләрдән ерак яши. Әнә Кече Шырданда «Тал» чишмәсе буенда (без бу изге урын турында язып та чыккан идек) быел өч тапкыр өмә уздырганнар. Ник шул өмә вакытында, берничә кешене санамаганда, якын тирәдә яшәүчеләр катнашсын! Алай гына да түгел, яшәү чыганагы булган чишмә буена искергән тимер сусипкеч, агач чыбыклары, ящик-коробкалар, пакет һәм тагын бик күп төрле калдыкларны чыгарып атарга да «батырчылыклары» җиткән. Әлбәттә, күрше авыл кешесе килеп, мондый эшне кылмас, аннан үзе җыештырган урынны берәү дә чүпләмәс иде. Хәлеңнән килмәгәч, башкаларның хезмәтен кадерләргә өйрәнсәк иде ичмасам. Оят, валлаһи.
Тирә-юнебезне җыештырып, чистартып тормасак, безнең өчен килеп берәү дә моны башкармас дип гел язабыз. Аның каравы адәм баласы кылган әшәкелеккә юлыгып торабыз. Безнең район авылларына цивилизация килгән, димәк, тирә-юнебез чистарыр, көнкүреш калдыкларын теләсә кая атарга яратучылар бу гамәлләрен кылганчы мең кат уйларлар иде дип бик тә ышанасы килә.
Нет комментариев