Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАВЫН ҺӘМ КАРБЫЗ ГЫНА ДИМӘ!

КАВЫН +Аны ашаганнан соң 4 сәгать берни дә ашамаска кирәк, ул бик авыр эшкәртелә һәм моның өчен вакыт кирәк. Моннан тыш кавын организмны чистарта, аңа һич комачауларга ярамый. Шулай булгач, десертка бер - ике кисәк ашагыз да, аңарга үз эшен эшләргә мөмкинлек бирегез. Орлыкларын да ташламагыз. Аңардан он ясап, биткә...

КАВЫН

+Аны ашаганнан соң 4 сәгать берни дә ашамаска кирәк, ул бик авыр эшкәртелә һәм моның өчен вакыт кирәк. Моннан тыш кавын организмны чистарта, аңа һич комачауларга ярамый. Шулай булгач, десертка бер - ике кисәк ашагыз да, аңарга үз эшен эшләргә мөмкинлек бирегез. Орлыкларын да ташламагыз. Аңардан он ясап, биткә дымландыргыч маска әзерләп була һәм берәр чеметем онны чәйгә кушу да файдалы - ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

-Кавынны ит ризыкларыннан соң ашарга ярамый. Бу костыруга яки эч китүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук кабыгына кадәр дә ашарга ярамый, ул аның сырлы-сырлы һәм анда бик күп нәрсәләр туплануы бар. Нитратсызын сатып алырга тырышыгыз. Моны белү өчен аны иснәп карагыз - начары иссез була. Шуны да истән чыгармагыз: бал кортлары һәм шөпшәләр химияле продуктларны урап оча.

КАРБЫЗ

+Нәкъ уртасын ашагыз, чөнки анда иң чистасы. Зыянлы матдәләр иң күбе аның кабыгында туплана һәм сок хәрәкәте, зарарлысын үз юлында калдырып, уртага таба хәрәкәтләнә. Кабыгыннан цукат ясагыз. Аны шакмаклап турап бер тәүлек дәвамында аш серкәсе катнашмасында (1 литр суга 1 аш кашыгы) җебетергә кирәк. Болай иткәндә барлык нитратлары кабыктан чыга. Шуннан соң әлеге кисәкләрне шикәр сиробында пешереп, мичтә (духовка) киптерергә. Мондый цукатлар бик файдалы, аларда ашказаны асты бизе өчен кирәкле пектиннар күп.

-Орлыкларын ашамагыз. Әйе, алар паразитларны куа, тик шул ук вакытта эчәклекне җәрәхәтләргә һәм аппендицитка китерүе дә бар. Кайберәүләр карбызның бәвел кудыру эффектын киметү өчен тозлап ашый, болай эшләмәвегез хәерле, чөнки тоз организмда сыеклыкны тоткарлый һәм йөрәккә көч килә. Кирәгеннән артык күп ашау да бөерләр белән йөрәккә авырлык тудыра. Күпме сыя - шуның кадәр ашау бик сәламәт кешеләргә генә ярый. Ә башкаларга көненә дүрт кисәк тә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев