Катлаулы участокның җаваплы участковые
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булу җиңел түгел.
Патруль-пост хезмәте булсынмы, гади полицейскиймы, яисә сержант һәм полковникмы, аерма юк. Шулай да участок уполномоченныеның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый.
Полиция майоры Радик Хәйретдиновның шушы җаваплы органнарда хезмәт стажы чак кына дистә елдан артып китсә дә, хәзер ул гади участковыйдан өлкән участковый дәрәҗәсенә җиткән. Званиесе дә күтәрелгән. Хәзер аның җитди полицейский формасын майор погоннары бизи. Хезмәтенә җаваплы карашы әллә кайдан күренеп тора. Һөнәр баскычыннан күтәрелә баруын да шулай булырга тиеш дип белә. Ә шуларга карап җаваплылык та арта. Өлкән участковый ни өчен «өлкән» ул? Икенче төрле итеп әйткәндә, эш күбрәк, тиешле участоктан тыш (Тургенев, Гоголь, Комсомольская, Татарстан урамнары, лесничество) тагын ике (Маяковский, Тургенев, Гоголь, Северная, Рогачев, Паратская, Украинская урамнары) өчен җавап бирергә кирәк. Бу урамнарда полиция майоры Радик Хәйретдиновны күрмәгән-белмәгән кеше юк. Ягъни бу тирәләрдә шылт итсә дә участковый шунда, алгы сафта. Кирәк вакытта аңлатырга яисә дөрес юнәлеш бирү өчен юридик яктан «подкованный» булырга кирәк. Ә Радик Хәйретдинов кебекләр өчен чик юк. Белем дә, тәҗрибә дә бар.
- Мин үзем Яшел Үзәндә туып- үстем. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау да миңа авыр булмады, - дип сөйли ул үзе. -Казанның социаль-юридик институтын тәмамлап, юристлык белгечлеге алу белән эчке эшләр бүлегенә килдем, мине башта участковый ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Беренче остазым Марат Шәйхуллин мине бу эшнең нечкәлекләренә өйрәтте.
Участок уполномоченныеның, әйткәнебезчә, эше күзгә дә күренми, бетми дә. Халык арасында профилактик әңгәмәләр уздыру, җинаятьләрне кисәтү, уңышсыз гаиләләрне, шартлы рәвештә хөкем карарларын үтәүчеләрне даими контрольдә тоту, штрафларны түләттерү, җәмәгать тәртибен булдыру һәм башкалар һәм башкалар. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән дә җитди планда эшләргә кирәк. Ә гадәттән тыш килеп чыккан вакыйгалар...
- Хәзер халык полициягә елдан-ел күбрәк мөрәҗәгать итә. Безгә ышаныч арта. Мөрәҗәгатьләр буенча без килеп туган проблеманы тикшерергә һәм нәтиҗә ясап, 3 көн эчендә җавап бирергә тиеш. Мәсьәлә артык катлаулы булса, вакыты 10 көнгә кадәр озайтыла, - дип сүзен дәвам итә өлкән участковый. -Күбрәк алар гаилә һәм күрше-тирәләр белән мөнәсәбәтләргә бәйле. Быел 15 җинаять теркәлде, шуларның 7се ачылды. Татарстан урамында быел теркәлгән икеләтә үтерү турында әйтеп узам. 35 яшьләр тирәсендәге ир көнләшеп кирпеч белән башта сөяркәсен аннан соң үзенең абыйсын үтергән иде. Былтыр «Пятерочка» кибетендә кораллы һөҗүм булды. Бәхеткә, резонанс чыгарган җинаятьләр сирәк була. Эшли башлау белән булган беренче җинаять очрагын хәтерлим. Пищекомбинатта ике исерек каравылчы арасында ызгыш чыгып, бер-берсенә пычак кадаган һәм бу җинаятьне тикшерүне миңа тапшырганнар иде.
Радик Хәйретдинов закон нигезендә эшләсәң, бөтен бәхәсне дә тыныч юл белән хәл итеп була дип аңлата.
- Без бервакытта да закон кысасыннан чыгарга тиеш түгел. Әйтик, кеше бүген исерек, ә иртәгә ул әйбәт гражданин булырга мөмкин. Остазым да мине гражданнар белән тыныч тонда сөйләшергә һәм игътибар белән тыңларга кирәклеген аңлатты. Шуңа күрә минем вазифадан файдаланып закон чиген атлаганым юк.
Теркәлә торган җинаятьләр арасында көнкүреш җинаятьләре беренче урында тора. Аларның схемасы бер: исерек баштан ире хатынын кыйный, хатыны полициягә гариза яза, ир гаебен таный, судья карар чыгара. Башта ул шартлы рәвештә булырга мөмкин. Тагын кабатланса, суд аны җәмгыятьтән аерырга тырыша. Менә шулай бер ирне ирегеннән мәхрүм иттеләр. Срогын тутырып кайтты, берникадәр вакыттан соң тагын шул ук сценарий кабатланды. Кайберәүләрне төрмә дә төзәтми шул, ә икенчеләре яңадан андый адымга басмаска ант биреп кайта. Тагын бер проблема, ирегеннән мәхрүм ителеп кайткан гражданнар эшкә урнаша алмыйча аптырый. Аларны хәтта ЖКОлар да кире кага. Ышаныч аклаганнарына эш табуда да ярдәм дә итәргә туры килә.
- Ә соңгы вакытта таралып киткән мошенниклык кебек җинаятьләрне ничек кисәтәсез? - дигән сорау да урынлы.
- Өлкән яшьтәгеләр ышана андый афераларга. Кисәтеп торуларга карамастан. Эш узгач, алар билгесез кешегә җиңел генә акча күчерүен аңлатып бирә алмый. Парадокс! Шундый очрак лар кабатланмасын өчен без елга бер тапкыр һәр фатирда булып, сөйләшеп чыгарга тырышабыз.
Участковыйларга штрафларын вакытында түләмәүчеләр дә мәшәкать күп тудыра.
- Андыйларга без башта кисәтү ясыйбыз. Әгәр ярдәм итмәсә, суд карары чыкканчы ул изолятор камерасына урнаштырыла. Суд ничек карар чыгара инде. Кеше 15 тәүлек «утырып» чыгарга мөмкин, йә булмаса мәҗбүри эшкә җибәрелә. Штраф суммасының икеләтә арту ихтималы да бар.
Өлкән участковый Радик Хәйретдиновның хезмәт көне менә шундый көтелгән һәм көтелмәгән мәшәкатьләрдән гыйбарәт. Шуңа карамастан, һәр кешенең үзенең шәхси тормышы да бар бит әле. Анда да Радикның барысы тәртиптә. Хатыны Диләрә белән бу көнгә алар ике кыз тәрбияли. Кечесе әле быел гына туган. Әти-әниләре белән бергә, бер-берсенә булышып тату яшәргә тырышалар. Ял вакытларында хатынының туган авылы Күгәйгә юл тоталар. Авыл тормышы да аларга бик якын. Җанга тынычлыкны, һөнәр стрессларыннан арынуны һәм башка позитив хисләрне күбрәк Радик Хәйретдинов гаиләсендә таба. Һөнәре буенча күбрәк негатив белән очрашырга туры килгән кешегә гаилә терәге бик кирәк. Шуңа күрә полиция майорының участогында да чагыштырмача тыныч, тәртип һәм үзара аңлашу өстен тора. Халыкны аңлый, тыңлый һәм кирәк булса ярдәм итә белсәң, аның сиңа ышанычы арта, димәк, җинаятьләрне дә булдырмый калырга була дигән сүз. Бу очракта безнең герой һөнәрен дөрес сайлаган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев