Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Картлар йортында яшәгән Равия әби: «Кайчан килеп алырлар, дип көттем»

Җылы йортка килеп кергән Равия әби Нуруллина – шәһәр карчыгы. Күп еллар Мәскәүдә гомер итә. Әмма олыгайган көнендә яклаучысыз кала. Күрәчәктер, явыз кешеләргә очрый ул.

Үзебезнекенә әйләнде инде! Апас районының Чүрибураш авылында гомер итүче Сәгъдиевләр олыгайган көнендә аларның якын кешесенә әверелгән Равия әби турында  әнә шулай ди. Алар картлар йортында яшәгән карчыкны тәрбиягә алган. Сокланучылар белән бергә аңламаучылар да бар. Наил белән Светлана исә ятларны чит итми, алар өчен гадәти хәл бу.

Җылы йортка килеп кергән Равия әби Нуруллина – шәһәр карчыгы. Күп еллар Мәскәүдә гомер итә. Әмма олыгайган көнендә яклаучысыз кала. Күрәчәктер, явыз кешеләргә очрый ул. Аларның сүзләренә ышанып, фатирыннан колак кага. Шуннан соң Апас районының Иске Әнәле авылына кайтып егыла. Йорты яшәрлек түгел. Кая барырга? Равия әбине чарасыздан картлар йортына урнаштыралар.

– Мин яшәгән картлар йортында бар да тәртиптә иде. Ашаталар да, эчертәләр дә, урын-җирләр чиста. Олы кешегә хөрмәт тә зур. Әмма авылны сагындым. Кайчан килеп алырлар, дип көттем. Директор да өзгәләнүемне күрде. Мине килеп алган гаиләне ул эзләп тапты, – дип искә ала Равия апа.

Дөрес, Светлана Равия әби белән элегрәк тә таныш була инде.

– Картлар йортына алып киткәннәр дигәч, бик кызгандым мин аны. Әмма ул чакта үзебезгә алырга йөрәгем җитмәде. Янына барып йөрдем. Равия әбинең бик тә сагынганын, кайтам дип елаганын белгәч, үзебезгә алырга булдык, – ди Светлана. – Ирем белән дүрт бала үстерәбез. Авылда социаль хезмәткәр булып эшлим. 6 әби-бабайны карыйм. Араларында инде түшәктә генә ятучылар бар. Аларның барысына да үз җылымны бирәсем, олыгайган көннәрдә күңелләрендә рәхәт хисләр калдырасым килә.

Яңа оясында Равия әбигә аерым бүлмә ясаганнар. Светлананың әнисе Роза да – бу гаиләдә еш кунак. Равия әбинең тәртипле булуын, кул эшләре яратуын әйтә. Кызының һәм киявенең киң күңеллелегенә соклана ул.

– Кешеләргә булышу – һәркемнең йөрәк эше, эчке халәт. Син болай ит, тегеләй дип кенә булмый. Өйрәтеп булмый андый сыйфатны. Бала әти-әнисенең яхшы эшләрен күреп үссә генә, игелекле була дип саныйм. Моңа кадәр дә бер әбине үз өйләренә алып кайтканнар иде. Ул бакыйлыкка күчкәнче аларда яшәде, – дип сөйли Роза апа. – Язмыш гаиләбезне күп сынады инде. Без үзебез тугыз бала үстек. Әтиебезнең бер аягы юк иде. Әни гомер буе аны баладай тәрбияләде. Без дә, оныклар да әнинең әтине кадерләвен күреп үсте.

Роза апага да, кызы Светланага да сынаулар күп килгән. Бер-бер артлы якын кешеләрен югалаткан алар.

– Ирем белән бер кыз, бер малай үстердек. Башта 39 яшен тутыргач, әтиләре үлеп китте. Аның вафатына да 27 ел инде. Аннары 31 яшендә улым китеп барды. Киленем ике баласы белән тол калды. Әлегә бергә яшибез. Улымның балаларына ятимлек ачысын сиздермәс өчен икәүләп тырышабыз инде, – ди Роза апа.

Ә менә кызының олы яшьтәге кешеләргә булган хөрмәтен күреп, күңеле сөенә. «Үзенә дә бәхетле гомерләр, матур картлык насыйп булса иде», – дип тели ана.

Светлана исә эшләгән эшеннән ямь табуын яшерми. «Картлык һәркемгә дә килә, – ди ул. – Әби-бабайларның елмайган йөзләрен күрү бик рәхәт. Бәхет бит ул. Сөендереп яшәргә язсын».

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев