Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Картаймыйбыз әле

Сарымсак уңды быел. Шуңа күрә, әлегә яңа һәм тулы витаминлы килеш организмыгызга файдасын алып калырга тырышыгыз.

350 гр сарымсакны чис тартып, юып, ике тапкыр иттарткычтан чыгартыгыз. 200 гр спиртка кушып, 10 көн дәвамында төнәтегез һәм сөзегез. Өч көннән соң дәвалану курсын башларга була.

30-50 мл салкын сөткә әзер лән гән сарымсак сыек лыгын тамчылап салып, түбәндәге схема буенча, ашар алдыннан 30 минут кала, көненә өч тапкыр кабул итегез:

  • беренче көнне иртән 1 тамчы, көндезге аш алдыннан – 2 тамчы, кич 3 тамчы кушып эчәргә;
  • икенче көнне иртән – 4 тамчы, көндез – 5 тамчы, кичен – 6 тамчы һәм шулай арттыра бару тәртибендә дәвам итәргә;
  • бишенче көн ахырында 15 тамчы, алтынчы көнне иртән – 15 тамчы, аннары һәр кабул иткәндә бер тамчыга киметә барырга;
  • унынчы көнне кич бе лән 1 тамчы эчәргә;
  • алга таба, төнәтмә беткәнче, көненә 3 тапкыр 25әр тамчы кабул итәргә.

Дөрес башкарылган дәвалану организмның барлык системаларына һәм функцияләренә уңай тәэсир итә: кан тамырлары май һәм известьле катламнардан чистара, элас тиклана. Әлеге дәвалану курсын 5 елга бер тапкыр дан да еш кабатламаска киңәш итәләр.

Табиб белән киңәшләшергә кирәклеген онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев