Без, 82 яшьлек әби белән бабай - сугыш чоры балалары, моннан 12 ел элек Үзбәкстаннан кайтып Карамалы Тауда төпләндек.
Яшь вакыт бик тырышып хезмәт куйдык. Уңышларыбыз зур булгач, Мәскәүгә ВДНХга җибәрделәр, төрле ярышларда да җиңдек. Гомер буе хезмәт алдынгылары булып яшәдек.
Хәзер олыгайдык инде. Ерак араларга бару да безгә проблема. Бистәдә поликлиника да безнең йорттан 7 чакрым ераклыкта. Автобуслар йөрми шул. Албаба электричкасы үтә үтүгә...
Безнең участковый Зәйтүнә Асякова бик тә хөрмәткә лаек, михербанлы табиб. Якты йөзе, тәмле сүзе, белемле булуы белән сөендерә. Аның киңәшләре белән сатып алган дарулардан бик файда күрәбез. Кан басымым бик нык күтәрелә, 190/240ка кадәр җитә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырабыз, ярдәм итеп китәләр, рәхмәт төшкереләре.
Ә участковыебыз Зәйтүнә Хафизовна урамда очрагач та, безнең зарыбызны озак тыңлап тора. Автобустамы, поезддамы, безне күрсә, хәлләребезне сораштырмыйча, киңәшләрен бирмичә китми. Гомумән, поликлиниканың регистратурасында да, участокларда да бик мәрхәмәтле кешеләр эшли. Шуның аркасында яшибез әлегә, шөкер Аллаһка.
Гаиләбез исеменнән - Хәния Гыйләҗева.
Карамалы Тау
Нет комментариев