Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда яшүсмерләр катнашында авария

Карантин дип тормыйлар, кагыйдә дә бозалар, кешеләрне дә таптап китәләр.

13 апрельдә Карамалы Тауның Ленин урамында юл фаҗигасе шуның ачык мисалы булып тора. Бу һәлакәттә яшүсмерләр зыян күргән.
«ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәсенең 9.1нче пунктын бозып, дистанция сакламаган һәм машинасын каршы юнәлешкә чыгарганда, сул яктан барган 15 яшьлек ике яшүсмерне бәрдергән.

Берсенең кулбаш сөяге сынган, икенчесенең баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары күп булган. Икесен дә тиз арада Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә алып килеп, ярдәм күрсәткәннәр һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Бәхеткә, бу яшүсмерләрнең сәламәтлегенә зур зыян килмәгән, әмма алдагысы турында әлегә бернәрсә дә әйтеп булмый. Бәрелгән урыннарының азып китү ихтималы бар. Курку факты да эзсез узмас. Фаҗига булган һәм аны чыгаручыга җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев