Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда үлемгә китергән юл транспорт-һәлакәте булган

105 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 49ында матди зыян китерелгән. 23 юл-транспорт фаҗигасендә 2 кеше һәлак булган. 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Карамалы Тауның Панфилов урамында, кичке тугызлар тирәсендә, «ВАЗ-211440» автомобилен йөртүче 30 яшьлек хатын-кыз, кагыйдә бозып, машина юлыннан барган 47 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүле, алган җәрәхәтләреннән, ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлгән.

М-7 юлында «Лада Калина» автомашинасын йөртүче 47 яшьлек ир, кагыйдә бозып, тиешсез урыннан юлдан йөгереп чыгып барган 48 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүленең, алган җәрәхәтләреннән, шул урында ук гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев