Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Карамалы Тауда күрше эте ир-ат белән хатын-кызга ташланган

26 август – 1 сентябрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 996 чакыру килгән.

Шуларның 579ы – шәһәрдән, 417се районнан булган. 383 кешене госпитализацияләгәннәр: 275е – шәһәрдән, 108е – районнан.

Карамалы Тауның Полевая урамында күрше эте тешләп җәрәхәтләнгән 64 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат янына чакыру алынган. Зыян күрүчеләр дәваханәгә барудан баш тарткан.

Медикларны Энгельс урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган 35 яшьлек исерек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Васильевоның Северная урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән, башы җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган 56 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны медиклар травматология бүлегенә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев