Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тау җирлеге хакимияте һәм халкы район башлыгын гомер бәйрәме бәлән ихластан тәбрик итә

Хөрмәтле Михаил Павлович! Юбилеегыз көнендә йөрәктән чыккан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Лидер һәм талантлы оештыручы буларак Сез эшкә сәләтлелек, фидакарьлек, катлаулы бурычларны төгәл хәл итүче җитәкче үрнәге булып торасыз. Тирән белемегез, искиткеч оештыру, лаеклы нәтиҗәгә ирешә белү сәләте башкалардан аерып тора.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам, конструктив идеяләр һәм акыллы чишелешләр телибез! Һәр башлангычыгыз уңышка китерсен, куелган максатлар һәм билгеләнгән планнар тормышка ашсын! Сезнең намуслы хезмәтегез Яшел Үзән районының чәчәк атуына илтсен, яңа офыклар һәм перспективалар ачсын!

Иң изге теләкләр белән, Карамалы Тау җирлеге хакимияте һәм халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев