Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тау бистәсенә 14 райондашны туган ягына кайтардылар

Карамалы Тау бистәсендә Хәтер һәм Дан мемориалында сугыштан әйләнеп кайтмаган 14 сугышчының исемнәре мәңгеләштерелде.

Узган ел җирле халык бистә башлыгына, мемориаль скверда Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык якташларның да исемнәре мәңгеләштерелмәгән дип зарланган иде.
Бистә җитәкчелеге тарихны озак вакытка кичектермәскә карар кыла - Ватан өчен гомерләрен биргән якташлары турында мәгълүматлар җыю турында белдерүләр ябыштыра. Сугышчыларның туганнары битараф калмый, кирәкле документларын тапшыра һәм менә - 14 сугышчының исемнәре мәңгеләштерелә!

- Хәтерлим әле, һәлак булган фронтовикларның туганнарына шалтыратып, эш башкарылды, сугышчан туганыгыз онытылмады, дигән идем. Үземнең дә тавышым калтырый, көн буе еладык. Сугышчыларның туганнары, әлбәттә, рәхмәт әйттеләр, якыннарын искә алу өчен яңартылган скверга бару мөмкинлеген түземсезлек белән көтәләр. Бигрәк тә бер хатынның: “Менә, солдатлар өйләренә кайттылар!” - дигән сүзләре истә калды, - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Карамалы Тау бистәсе башлыгы Юлия Некрасова.

ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов мемориаль тактаны яңартуда ярдәм итә. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында шулай ук Ренат Мистахов ярдәме белән Акъегет, Олы Ачасыр, Күгеш һәм Норлат авыл җирлекләрендә мемориаль скверлар яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев