2017 елда миллиардер да булмассыз, ач та тормассыз, бурычка да батмассыз.
2017 ел Кытай календаре буенча Кызыл Әтәч елы. Аны Тавык елы дип атау дөресрәк булыр. Ни өчен дигәндә, ул инь елы, ягъни хатын-кыз башлангычы булып тора. Шуңа күрә ел аеруча хатын-кызлар өчен уңышлы булыр. Ут стихиясе хакимлек иткән актив тормыш позицияле, эшлекле туташ һәм ханымнар уңышка ирешәчәк. Кызыл Әтәч елы 2017 елның 28 гыйнварыннан башлана. Бу вакытка кадәр әле без Кызыл Маймыл хакимлеге астында яшибез.
Елның төп девизы - «Тынычлык иң әйбәт сугыштан да яхшырак». Шуңа күрә бу елда компромисс мөнәсәбәтләр өстенлекле булачак. Ягъни кешеләр, сәясәтче һәм дәүләтләр бер-берсе белән дуслашу ягын эзләр.
Язга кадәр әле Әтәч үзен тыныч тотар, ә менә көннәр җылыта башлауга ук ул канатын җәеп үзен хуҗаларча тота башлаячак. Әтәчкә ваемсыз Маймыл хаталарын төзәтергә, тәртип урнаштырырга туры килер. Җәйгә таба Әтәчнең үзенең көтелмәгән сюрпризлары белән шаккаттырасы бар әле. Карьерада һәм бизнеста уңышка ирешергә теләүчеләргә күп эшләргә туры килер. Бу елда кызыклы контрактлар һәм тәкъдимнәр бик күп булачак. Иң мөһиме ашыкмаска һәм һәр адымны үлчәп ясарга. Әтәч күләгәдә утырып торырга яратмый, шуңа күрә бәйсезлек яратучыларны ярдәменнән ташламас. Эшен һәм яшәү урынын тамырдан үзгәртергә теләүчеләрне дә Әтәч үз итә.
Акча мәсьәләсендә дә тотрыклылык булыр. Миллиардер булмасагыз да, ач тормассыз, бурычка да батмассыз. Бары ялкауланмаска гына кирәк. Уңыш үзе сезне эзләп табар. Гаиләле кешеләрнең тормышы җайланып китәр. Бу елда туган балалар бик талантлы булыр. Алардан танылган язучылар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгарга мөмкин. Нәтиҗәдә Әтәч елында кешеләрнең хыяллары чынга ашып, тормышлары матурланыр!
Нет комментариев