Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗада яшь гаиләләр – авыл сагында

Шәһәрнең «комфортлы» тормышына кызыгып, шунда юл алмыйча туган авылларында төпләнеп калып аны яшәртүче һәм гомерен озынайтучы гаиләләрнең хезмәт тулы тормышларын яктыртуны дәвам итәбез. Бу юлы каләмебез астына Карагуҗадан Галиуллиннар гаиләсе эләкте.

Әлеге яклар баскан җирдән ут чыгара. Бер-берсен уздырып, һич югы калышмаска тырышып яшәүләре урамнан узганда ук күзгә ташлана. Бу турыда төзек - матур йортлар, бизәкле-челтәрле капка-коймалар, елмаеп торучы тәрәзәләр үзләре сөйли. Чынлап та, мондый матур авылны ничек ташкалага алыштырып булсын?! Май чүлмәге тышыннан беленгәндәй, хезмәт белән дус гаилә яшәве капка төбеннән үк күренеп торган өй янында безне аның хуҗасы Рушан каршы алды.
Ул 107нче училищеның Карагуҗадагы филиалында эшләгән булган. Ябылгач, Яшел Үзәнгә йөреп эшләргә тәкъдим итсәләр дә, кире каккан. Йорттагы хуҗалыкны зурайтыр­га да шул тагын бер этәргеч булгандыр, мөгаен. Бүгенге көндә алар, тормыш чәчкәсе Язилә белән сокланырлык итеп яшиләр. Сөйләшкәндә дә тик кенә тора белмәгән, орчык кебек бөтерелеп һаман нидер эшләп йөргән хуҗабикәнең бу йортка каян килен булып төшкәнен дә беләсе килде.
- Свердловск өлкәсе, Реж шәһәре кызы ул, - дип сүзгә кушылды нигезнең олы буын вәкиле, Алия белән Илшатның яраткан дәү әнисе Солтания апа. - Казанга туганнарына кунакка кайткач таныштылар да, бер-берсен ошаткач, кире җибәреп тормадык, никах укыттык. Аллаһка шөкер, менә 14 ел бергәләшеп гомер итәбез.
Язилә шәһәрдә үскән кыз булуына карамастан, бик җитез һәм булган. Кыр хәтле өй эчендә дә, бакча һәм ишегалдында да тәртип. Биредә, беренче карашка 6 баш эре терлек асрап көн күрәләр дип һич әйтмәссең. Рушан да яшереп тормый, шөкер, хатыннан бик уңдым мин, ди. Йорт тирәсендә әле Солтания апа да зур ярдәмче булганлык­тан, Язилә мини-пекарняда да эшли. Көтүле авыллардагы кебек таңгы дүрттә үк торасы булмаса да, дүрт сыерың «мине саварга вакыт» дип мөгрәп торганда, йоклап та ятып булмый. Аларны кул белән савып (сабан туенда аппарат бүләк иткән булганнар, «тора шунда трофей кебек», дип көлделәр), чыгарып арканларга кирәк.
- Көтү чыкса, бик шат булыр идек, - ди Рушан. - Көн саен терлекләрне арканлап, көн дәвамында су ташып эчереп, кич белән яңадан өйгә алып кайтып йөрүләр бер дә күңелле түгел.
- Ә нигә чыгарып кына җибәрмисез? Сезнең авыл кешеләре шулай гына итә бит.
- Алай ярамый. Хайван бит ул аңламый, күрше, кеше бакчасына керергә мөмкин, алар аркасында бозылышып булмый инде. Башкаларга карата хөрмәт булырга тиеш.
- Күргәнегезчә, барлык авылдашларыгыз да сезнең кебек уйламый. Ә дүрт сыерның сөтен кая куясыз?
- Атнага бер тапкыр, ял көнне Казанга барабыз. Монда тапшыруның файдасы юк, бик очсыз, - ди Солтания апа. - Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Эремчек, каймак, май ясыйбыз. Кайвакытта җитми кала, алыгыз инде башкалардан, дибез. Юк, икенче килүегезне көтәбез, диләр.
- Терлек азыгын үзегез әзерлисезме?
- Үзебез чөгендер утыртабыз. 20 рулон печән, 20 рулон салам сатып алабыз. Бу запас белән, чөнки алдагы елның ничек киләсен белеп булмый. Ашлыкны Биектау ягыннан, көрпәне комбинаттан алабыз, - дип аңлатты гаилә башлыгы.
Менә шулай эш эчендә кайнап яши авыл яшьләре. Аларны кыенлыклар да, авырлыклар да куркытмый. Чөнки тырыш булганда проблемалар үзләреннән үзләре юкка чыга һәм нәтиҗәсен татып күңел шатлана. Мондый гаиләләрдәге балалар да, гадәттә, кул арасына иртә керә, ата- анасына ярдәмче булып үсә. Галиуллиннарның кызлары Алия VI сыйныфта укый, тырыш, актив, әнисенең булышчысы. Ә уллары Илшатны быел I класска барырга күндергәннәр. Ник, дигәндә, исәбе хәзердән үк әтисенә хуҗалыкта машинада эшләп ярдәм итү икән. Укымаганнарга права бирмиләр бит, дигәч кенә, ярар инде алайса, барам мәктәбегезгә, дип ризалашкан. Менә шундый алар 7 яшьлек замана балалары.
Язилә белән Рушан кебекләргә сокланмый мөмкин түгел. Андыйларга карата хөрмәт тә ихтыярсыз туа. Алдагы көннәрдә иңне иңгә куеп, үз көчләре белән булдырган тормышларына сөенеп, шәһәргә китмәгәннәренә үкенмәслек итеп, авылга җан өреп яшәргә язсын.
Гөлнара Вәлиева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев