Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗада – Шигырь бәйрәме

26 апрель көнне Карауҗа мәктәбендә "Габдулла Тукай декадасы" кысаларында - "Шигырь бәйрәме" гөрләп үтте. "Без - Тукай оныклары" дип аталган тантаналы бәйрәмне педагог - оештыручы Гөлнара Шиһабуллина "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән телдән журнал белән башлап җибәрде.

Аны тыңлаганда, кечкенә Габдулла белән ул йөргән җирләрдә "йөрдек", ул яшәгән гаиләләрдә "булдык". Тукай кичерешләре залда утырган һәркемнең кичерешләренә әйләнде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә тематик формада Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады. Бер төркем укучылар шагыйрьнең уку һәм гыйлемнең әһәмияте, икенче төркем табигать, өченче төркем хезмәт, дүртенче төркем әти-әни, өлкәннәргә хөрмәт турындагы шигырьләрен эчке бер җылылык белән укыдылар. Гөлнара ханымның һәм кызларның матур калфаклардан, малайларның килешле кәләпүшләрдән булуы күңелләргә бигрәк тә хуш килде.
"Шигырь бәйрәме" дәвам итте. Гөлнара ханым укучылар белән Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен сәхнәләштерде. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сәнгатьле укулары белән таң калдырды кечкенә артистлар. Былтыр һәм Шүрәле, бала һәм күбәләк, Фатыйма һәм сандугач, шәкерт һәм Акбай, Гали һәм кәҗә костюмнарын, калфаклар һәм кәләпүшләрне Гөлнара ханым ике малае - Мирсәет һәм Рифат ярдәме белән үзе әзерләгән, үзе теккән. Шунысын да әйтергә кирәк, Карауҗа мәктәбен берничә ел элек тәмамлаган Чыңгыз Шакировка махсус заказ биреп, "Кечкенә Апуш" картинасы репродукциясе буенча рәсем дә ясаткан ул.
Укучылар Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар җырлаганда, залда утыручылар да кушылды. Күңелле һәм рәхәт булды һәркемгә. "Габдулла Тукай декадасы" кысаларында үткәрелгән "Шигырь бәйрәме" яраткан шагыйребезнең "И туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
Без, "Шигырь бәйрәме"нә чакырылган кунаклар, мәктәп администрациясенә, педагогик коллективка, бигрәк тә бу "Шигырь бәйрәме"н оештыручы милли җанлы ханым Гөлнара Таһир кызы Шиһабуллинага тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне җиткерәбез.

Әлфия Мингазова,
Ветеран укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев