Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗа мәктәбендә Азат Вергазовны искә алдылар

Карауҗа мәктәбе үзенең танылган шәкертләре, күренекле шәхесләре белән дан тоткан дәрәҗәле татар телле мәктәпләрнең берсе.

Шундый шәхесләрне барлап, аларның тормыш юлын, яшәү һәм эшләү рәвешен тирәнтен өйрәнеп, үзенең белгәннәрен авылдашларга, шулай ук мәктәп укучыларына җиткерүче - авыл китапханәчесе Дания Җиһаншина.
13 апрельдә Дания ханым Җиһаншина күренекле язучы Азат Фатыйх улы Вергазовның тууына 85 ел тулуга карата "Чын кеше, чын язучы" дип исемләгән искә алу кичәсен мәктәптә үткәрде. Язучының тормышы, иҗаты буенча төзелгән презентация карау белән башланды кичә. Презентациядән соң, мәктәп тормышында булган кызыклы вакыйгаларны, әдәбият һәм мәдәният, гомумән, татар дөньясындагы барлык яңалыклардан хәбардар зыялы Гөлнур ханым Хәкимуллина Азат Вергазов турындагы хатирәләре белән бүлеште. Якташ язучыбызның Казан телевидениесе әдәби - музыкаль тапшырулар редакциясендәге эшчәнлеге белән таныштырды ул: "50 еллык юбилее уңаеннан, Азат абый Вергазовны Карауҗа мәктәбенә кунакка чакырдык. Аның да үз планнары булган икән. Ул үзе эшләгән мәктәп турында "Пионерстан" тапшыруна сюжет ясады. Балалар өчен язган китапларын мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Шул җыентыктан үзебезгә кызыклы тоелган "Бабай килгән кунакка" пьесасын сайлап алып, "Театр һәм балалар атналагы"нда сәхнәләштергән идек укучылар белән. Бу пьесаны Яшел Үзән шәһәре "Родина" клубында да күрсәттек. Шунысы кызык, 35 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, шунда катнашкан балаларның күбесе бүгенге көндә үзешчәннәр булып сәхнәдә чыгыш ясауларын дәвам итәләр. Көрәшче һәм тренер Илшат Камалиев, бүгенге көндә Карауҗа мәктәбе директоры Илшат Рәхимов үзешчән бию коллективының оста биючеләре булып танылдылар. Карауҗа мәдәният йорты директоры Илгиз Зәйнуллин үзешчән җырчы, биюче, оста баянчы", - дип сөйләп үтте озак еллар буе химия укытучысы булып эшләгән, шулай ук педагог-оештыручы вазифасын алып барган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гөлнур ханым Хәкимуллина.
Сүз миңа бирелгәч, 1991 нче елда оешкан "Аҗаган" әдәби-нәфис журнал турында сөйләдем: "Журналның баш мөхәррире Азат Вергазов, җаваплы сәркатип Александр Филиппов, бизәүче мөхәррир Вил Шәрәфетдинов, техник мөхәррир Мәдинә Хафизова булган. Журнал татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өстәл китабы иде, дисәм дә ялгыш булмас. Әдәбият һәм сәнгать дөньясында булган һәр яңалык, шулай ук юбиляр язучыларның биографияләре турындагы мәгълүматлар чагылыш таба иде бу журналда. "Фирүзә" әдәби берләшмәсендә каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре дә урын алган. Мәсәлән, 1991 нче елның 1нче санында Равил Сәйфетдиновның "Татарстан", "Синең белән яшим", "Кояш синең кулда", "Кораб", Рәйхана Зәйнуллинаның "Кыланма син хәзер ак булып", Хәмидә Гарипова-Әкрамованың "Дәртле күбәләк идем мин" шигырьләре бастырылган. Журналда матур повестьлар, хикәяләр, очерклар да бар. Әйе, бу журнал күптән чыгарылмый инде. Шулай да, журналлар авыл китапханәсендә бар. Кызыксынган кеше алып укый ала. Кирәкле һәм файдалы күп мәгълүмат алып була "Аҗаган" журналыннан", - дип тәмамладым сүземне.
Азат Вергазовның сеңлесе Фирдәүс Хабибуллина (Вергазова) абыйсының укытучылык хезмәте турында сөйләде: "Абый басынкы, сабыр тавыш белән генә тема аңлата иде, авыр үзләштерүче укучылар белән өстәмә эшләде. Шуграк малайлар күңеленә дә җайлы гына ачкыч таба белде. Иң мөһиме - үз фәнен укучыларга җиренә җиткереп аңлату алу сәләте көчле иде абыйда. Беркайчан зарланмады, кешедә бары тик матур сыйфатларны гына күрә иде йомшак күңелле абый. Әдәби түгәрәк тә алып барды әле ул. Укучыларын хикәя, шигырь язу серләренә өйрәтергә тырышты. Түгәрәккә йөрүчеләрнең шигырьләре газетага басылса, үзе дә балаларча шатлана иде". Фирәүс ханым сөйләгәндә, залда утырган һәркем йөзендә Азат Фатыйх улы Вергазовка тирән соклану, аның белән чиксез горурлану, әйтеп бетерә алмаслык хөрмәт балкып торды.
Язучының җыентыклары, фотографияләре куелган күргәзмәгә нигезләнеп, Дания ханым "Уяну", "Без сезнең балалар", "Ташу" Соңарган юлчы", "Үзеңә кайту" әсәрләренә күзәтү ясады. Азат Вергазовның гаилә архивыннан алынган фотолар тарихы белән таныштырды, шигырьләрен укыды.

Үзешчән җырчы Эльза Идиятуллина башкаруында Азат Вергазов сүзләренә язылган җырлар да күңелләргә хуш килде. Кичә матур булды. Азат Вергазов язган шигырьләр, җырлар белән үреп барылган искә алу кичәсе укытучылар, укучылар, килгән кунаклар күңеленә онытылмас бер хатирә булып кереп калды.

Әлфия Мингазова,
ветеран укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев