Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карабодай ярмасын ашарга язмасын

Бу язманың исеменә аптырамагыз. Кечкенәдән туйганчы ашап, карабодайны күралмас дәрәҗәгә җиткән бер олы кеше сүзләре бу. Югыйсә карабодай үзе бик файдалы ул.

Әйе, кайсыбер ярмалар чыннан да бихисап файдалы үзенчәлекләргә ия. Организмга файдасы буенча ярмаларны составындагы глютен күләме, клетчатка күләме һәм ачылыгы буенча бүлергә мөмкин. 

Глютенлы ярмалар 

Арыш, арпа, бодай, булгур, кускус һәм полба кебек ярмалар составында зур микъдарда глютен бар. Полбада глютен берникадәр азрак һәм составында В витамины да күбрәк. Шулай ук перловканың файдалы үзенчәлекләрен дә оныту кирәкмәс. Аңарда глютен күп булса да, ул калий, аксым, фосфор һәм клетчаткага бай. 

Глютенсыз ярмалар 

Амарант – аксым, клетчатка, калий, тимер һәм башка витаминнар чыганагы. Сәламәт сөякләр булдыруда ул бер дигән ярдәмче, ашкайнату процессларын да нормальләштерә. Составында сквален булганга күрә, ул тукымаларны кислород белән баета һәм иммунитетны ныгыта. Калориялелеге : 100 грамм ярмага - 371 ккал. 

Дөге. Барысы да яратып ашаган дөге ярмасында, кызганычка каршы, клетчатка һәм туклыклы матдәләр бик аз. Анда углеводлар күп. Әмма аның туганы – көрән, чистартылмаган дөге ярмасы – файдалы. Ул ашказан-эчәк тракты эшен җайлаштыра, аның калориялелеге түбән. Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә файдасы шактый. Эшкәртелә торган холестерин дәрәҗәсен киметүдә катнаша, организмны марганец белән тәэмин итә. Калориялелеге : 100 грамм ярмага – 370 ккал. Пешергәндә калориялелеге тагы да азая – 110-140 ккал. 

Карабодай ярмасы. “Карабодай ярмасын ашарларга язмасын” дисәләр дә, бу ярма файдалылыгы һәм түбән калориялелеге буенча алдынгылардан исәпләнә. Составында глютен юк һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен ул кадәр күтәрми. Аксым, тимер, магний, С витаминына, рутинга бай. боларның барысы да азканлылыкны профилактикалый. Чәч матурлыгына, тире сыгылмалылыгына, тырнаклар ныклыгына да, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә дә зур йогынты ясый карабодай составындагы матдәләр. Калориялелеге: 100 г коры ярмага - 110 ккал. 

Кукуруз ярмасы. Бу ярманың өстенлеге аңардагы энергиянең организмга акрын килүендә. Шуңа күрә кукуруз ярмасын ашагач, тиз генә ачыктырмый. Бу ярманың составында магний, төрле витаминнар, калий, антиоксидантлар (ә алар йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм ашкайнату системалары эшчәнлегенә файдалы) зур микъдарда. Клетчатка күләме буенча арпа, дөге һәм бодай ярмаларыннан өстенрәк. Ярма сайлаганда аның составында генетик модификацияле организмнар юклыгына инану шарт. Чөнки кукуруздан ясалган продукциядә еш кына ГМО кулланыла. Калориялелеге: 100 г кукуруз ярмасына – 86 ккал. 

Киноа. Соңгы елларда бу ярма аеруча популярлашып китте. Составында аксым, антиоксидантлар, витаминнар һәм минераллар шактый. Шулай ук киноа - үсемлек аксымы чыганагы. Калориялелеге: 100 грамм ярмага – 120 ккал. 

Җитен. Магний, калий, натрий, кальций, В төркеме витаминнары буенча рекордсмен. Иммун системасын ныгыта, сеңерләрне һәм кимерчәкләрне ныгыта, коллаген бүленеп чыгуга булышлык итә. Калориялелеге: 100 г боткага – 312 ккал. 

Тары. Бу ярма составында клетчатка күп. Әмма, кызганычка каршы, бу ярма шикәр диабетында һәм ашказаны бизе асты авырулары булганнарга даими ашар өчен туры килми. Глютенга аллергия булганнарга да бу ярманы ашау зыянга гына булачак. Калориялелеге: 100 г ярмага – 337 ккал. 

Ярмаларны кислоталылыгы буенча бәяләү 

1.Ачы ярмаларга кукуруза, ак дөге һәм бодай керә. Бу ярмаларны актив куллансаң, картаю процесслары тизләшә, хроник һәм ялкынсынган учаклар саны арта. Ярмадагы клетчатка күләмен дә исәпкә алырга кирәк. 

2. Антирекорд берничә ярмага туры килә. Боларга дөге ярмасы (шомартылган), манный боткасы, кайнар су белән генә “пешерә” торган солы боткалары керә. 

Югарыда язылганнарны исәпкә алып, файдалы булулары белән карабодай, киноа һәм солы боткасы дан казанган, дип яза omet-rb.rbsmi.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев