Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Кара шәһәр" дип исемләнгән авантюралы квест узды

Оештыручылар - Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре "Кара шәһәр" квестында катнашу өчен студентларны чакырган.

Өч команда - Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре институты, Яшел Үзән механика көллияте һәм Яшел Үзән медицина училищесы – башваткычлар чишә, хокук белән бәйле биремнәрне үти. Квест 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган кеше хокуклары халыкара көненә багышланган иде.

Һәр бирем РФ Конституциясенең конкрет маддәсенә нигезләнгән, үз эшенең булачак профессионаллары өчен махсус рәвештә юрист, адвокат Ольга Азгамова комментарий бирде. Студентлар барлык башваткычларны чишә алды. Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев