Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Кар белән тәһарәт алырга ярыймы

Кеше өчен фәннәрне өйрәнүдән дә зуррак бәхет, наданлыктан да начаррак нәрсә юк.

Белемгә омтылу – Ислам динендә булган һәр кеше өчен изге бурыч булып тора.

Аллаһ Тәгаләгә шөкер, безнең укучыларыбыз көннән-көн Исламны тормыш фәне буларак күбрәк белергә һәм өйрәнергә тели (башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки «Яшел Үзән» газетасын бары тик грамоталы һәм белемле кешеләр генә укый). Редакциягә күп кенә сорау­лар килә, бүгенге санда аларның бер өлешенә җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– Кар белән тәһарәт алырга ярыймы?

– Кайбер кешеләр салкын көннәрдә җентекләп юынмый гына түгел, саксызлык та күрсәтә, юынганда, хәтта мәҗбүри шартларны да үтәми. Кайберәүләр, кирәкле тән өлешләрен юу урынына, аларны сөртеп кенә куя, бу дөрес түгел һәм тыелган, шуңа күрә мондый юыну яки су юынганда тиешле тән өлешләренә эләкмәсә, бу дөрес булмас­ка мөмкин. Ә сезнең соравыгызга килгәндә: имам ибн Къудама әйткән: «Эрегән боз һәм кар суы чиста һәм чистартучы булып тора, чөнки ул күктән төшә, шулай ук моңа пәйгамбәрнең (с.г.в.) әйткәннәре дә күрсәтә: «И, Раббым, мине гөнаһларымнан кар, су һәм боз белән юып арындыр» (кара: «Әл-Мәгъни» 1/47).

– Догадан соң кемдер битне сыпырырга кирәк, ә кемдер кирәкми ди. Кайсы дөрес икән?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) кулларын күтәреп дога кылган һәм йөзен куллары белән сыпыргач кына төшергән. Умар ибн әл-Хаттаб сөйләгән: «Әгәр Аллаһның Рәсүле ялварып кулларын күтәрсә, ул аларны йөзләрен сыпырганчы төшермәде». Шулай ук Аллаһның Рәсүле дә әйтте: «Дога кылуны бетергәч, йөзләрегезне сыпырыгыз». Танылган галим Әл-Хафиза ибн Хәҗәр беренче хәдисне яхшы дип санаган, ә икенче хәдистә һәм башка хәдисләрдә аның дәлилләре барлыгын күргәч, ул дога кылганнан соң йөзне сыпырырга кирәклеген раслаган.

– Операция кичергәннән соң намаз укып булмый, чөнки юынырга ярамый, госел коенмаган. Намаз укымагач, үземне гөнаһлы хис итәм. Бу очракта нишләргә?

– «Без Коръәнне син бәхетсез булсын өчен иңдермәдек, (син аны үти алмагач)» (Коръән, 20:2). Аллаһ Тәгалә шулай ук әйтте: «Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлыкны теләми» (Коръән, 2:185). Бу аятьләрдә Исламның нигезе, ягъни җиңеллек күрсәтелә. Исламда таһарәт мәсьәләсе бик гади хәл ителә. Операция яки башка очракларда без таһарәтне су белән ала алмыйбыз икән, таямум ясап гыйбадәт кылырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев