«Капкамны картлык шакып тора»
Игелекле, изге эшләр калсын, Дога кылып искә алырга!
Тора картлык искәртеп
Бу елларым икенчерәк инде,
Сөенечләр катыш сагышлар...
Шөкер, көннәр бер көй үтә үзе,
Хәлем сорап тора танышлар.
Тик капкамны картлык шакып тора,
Кайчак керә канатланып, очып.
Туктап торырга һич исәбе юк,
Йөрәкне дә ала кайчак кысып.
«Кермә!» – дигәнемне ишетми ул,
Тыңламый да әйткән сүземне.
Сәбәпләрнең табып мең төрлесен,
Алдап-юлдап йөри үземне.
Күзләремә күзлек кидерде ул,
Чәчләремне манды ап-ак төскә.
Йөгерүләр инде онытылды,
Үрмәлимен хәзер көчкә-көчкә.
Үз колагым – дошман. Һич тыңламый,
Ишетми бит никтер кирәклесен.
Көзгем йөзне бупчи ямьсезләтте,
Карыйсы да килми, кирәкмисең!
Аңлый алмыйм сәер бу картлыкны,
Дус диимме, әллә дошманмы?
Ашыктырмый, эшкә өлгер, дими,
Тик тыңламый минем кушканны.
Гел шаяра минем йөрәк белән,
Чеметкәләп ала сизмәстән.
«Бирешмә!» – дип, бер төймәне
капкач,
Күңел күтәрелә кинәттән.
Ачулансам, үзе ачулана:
Никадәр, ди, синең шатлыгың?!
«Гомереңнең һәрбер аткан таңы
Бәхет түгелме?!» – ди, картлыгым.
Йоклама, ди, чиртә тәрәзәмә,
Кояш чыгуларын күзәт, ди.
Гомер көзең инде каршыңда,
Киткән хаталарың төзәт, ди.
Ялкаулыкны җиңәр көн бик җиткән,
Һич ярамый соңга калырга.
Игелекле, изге эшләр калсын,
Дога кылып искә алырга!
Рәйхана Зәйнуллина.
Бакырчы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев